Министр урынбасары Азат Шәрәпов Тукай районының Иске Зирекле авылында яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Тукай районының Иске Зирекле авылында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев һәм башкалар катнашты.

Соңгы елларда Иске Зирекле авылы территориясе Чаллы ит комбинаты хезмәткәрләренең биредә җир кишәрлекләре алуы, яңа урам - Дуслык урамы барлыкка килүе хисабына шактый арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International