Татар теле буенча Халыкара олимпиада гран-при иясе Бөекбритания укучысы булды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

25нче апрель көнне 11.00 сәгатьтә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Бөтенроссия туган телләр форумы узды. Аның кысаларында татар теле буенча Халыкара олимпиада һәм «Илһам»Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре аталды.

Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International