1 июньдә Татарстанда балаларны яклау көнен бәйрәм итәчәкләр: чаралар программасы

2019 елның 31 мае, җомга

Ел саен җәйнең беренче көнендә балаларның һәм өлкәннәрнең иң яхшы бәйрәме - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.  Бу көнне балалар өчен кызыклы чаралар Казан Кремлендә, шәһәр паркларында, скверларында, музейларда һәм мәдәният йортларында узачак.

Казанда бәйрәм сәгать 9да, Үзәк стадион янында, яшь велосипедчылар ярышларыннан башлана. 10.00 сәгатьтә Казан Кремлендә рок-концерт һәм " Без Кремльне яратабыз” балалар фестивале башлана. Яшь кунакларны һәм Казан халкын театральләштерелгән тамаша, кызыклы фәнни тәҗрибәләр, "Әлбәттә, фән!” бәйрәм концерты, мастер-класслар, конкурслар, шулай ук әкият персонажлары һәм төрле сюрпризлар көтә. Фестиваль кунаклары өчен иң төп күңел ачуларның берсе – асфальтта, кәгазьдә, холстта һәм хәтта Казан Кремленең төп урамы буйлап Благовещение соборына кадәр сузылачак гаять зур сәхифәдә рәсем ясау булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International