Татарстанда БДИның һәм ТДИның бер участогы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башланганнан бирле хокук бозган өчен ике укучы имтиханнан төшереп калдырылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментында хәбәр итте.
«Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башыннан ике катнашучы имтиханнан чыгарылды. Математика буенча БДИның унберенче сыйныф укучысында кесә телефоны булуы аның өчен нигез булып тора. 9 нчы сыйныф укучысы шпаргалка өчен рус теле буенча ТДИдан чыгарылды», - дип сөйләделәр Департаментта.