Россиядә БДИның төп дулкыны дәвам итә. Әмма 522 кеше закон бозуларга эләкте инде. Шул ук вакытта аларның 223 е - БДИ вакытында кесә телефоннары, 219ы шпаргалкалар белән булган. Аларның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылды.
Имтиханнан соң чыгарылыш сыйныф укучылары интернетка биремле 14 контроль үлчәү материалларын керттеләр. Аларны кем эшләгән булуы билгеләнгән. Моны да эшләргә ярамый иде.