Милли белем бирү мәсьәләләре турында “Хәзерге заман укытучысына – заманча таләпләр " секциясе утырышында фикер алышачаклар

2019 елның 29 июне, шимбә

2019 елның 28 июнендә Казан шәһәренең 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе базасында “Заманча укытучыга – заманча таләпләр" темасы буенча мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясенең пленар утырышы узачак.

Секция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, милли мәгариф, муниципаль органнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре, татар телендә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Россия төбәкләрендәге этномәдәни компонентлы мәктәпләр җитәкчеләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International