Каюм Насыйри һәм Ризаэддина Фәхреддин исемендәге республика премияләрен тапшыру турында

2019 елның 13 июле, шимбә

2019 елның 11 июлендә Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхретдин исемендәге республика премияләрен бирү буенча комиссия утырышы узды. Әлеге утырышта  Каюм Насыйри исемендәге премиясенә дәгъва кылган 30 эш, Ризаэддин Фәхретдин премиясенә дәгъва кылган 24 эш каралды. Сайлап алу турында жюри әгъзалары яшерен тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләде.

Каюм Насыйри премиясенә Мамадыш шәһәренең 4 санлы «Әкият» исемле балалар бакчасы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты профессоры, химия фәннәре докторы Ямбушев Фәрит Җамалетдин улы лаек булды.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиягә Казан шәһәренең 23 номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче татар-рус мәктәбе һәм Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәбделхакова Гөлчәчәк Рәшит кызы лаек булды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җиңүчеләрне котлый һәм киләчәктә иҗади уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International