Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда IT-лицей ачылды
2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
Казан федераль университеты базасында махсус IT-лицей ачылды. Бу - якын киләчәктә республикада инновацион технологияләр өлкәсе белгечләре, әлеге юнәлеш буенча профессионаллар бермә-бер артачак, дигән сүз. Лицейны булдыру идеясе туганга бик аз вакыт узуга да карамастан, ул тиз арада тормышка ашырылды. Лицей 7 нче, 8 нче сыйныфка баручы 144 укучы өчен үзенең ишекләрен ачты. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.«Безнең төп максат — конкурентлыкка сәләтле кадрлар булдыру, республикада актив үсеп килүче инновацион технология базарын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү. Алар — илебезнең киләчәге булып формалашсыннар иде. Киләчәктә әлеге укучылардан галимнәр, эшмәкәрләр, Россия өчен кирәк һәм кыйммәт булган белгечләр чыгачагына мин чын күңелдән ышанам», дип белдерде республика башлыгы үзенең сәламләү чыгышында. Аның фикеренчә, әлеге лицей бик дөрес юлда. «Киләчәктә аны тагын да камилләштерү, үстерү күздә тотыла. Укучылар белән үз эшенең остасы булган, югары квалификацияле укытучылар эшләячәк. Әлеге эшчәнлеккә чит ил белгечләрен дә тартачакбыз», дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов. КФУ ректоры Илшат Гафуров, иң беренче чиратта, балаларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде. «Шундый акыллы, тырыш балалар тәрбияләгәннәре, аларны безнең лицейга китергәннәре өчен ата-аналарга зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу балалар беркайчан да югалмаячак, барысы да үз юлларын табып, уңышка ирешәчәкләр», дип ышандырды ректор. Аның сүзләренә караганда, киләчәктә әлеге уку йорты «Президент лицее» исемен алырга мөмкин. Ник дигәндә, аны булдыру идеясен нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов җиткергән икән. Башта лицейда теләге булган һәркем укый алачак дисәләр дә, нәтиҗәдә анда бары тик егетләр генә белем алырга тиеш, дигән фикергә килгәннәр. Бактың исә, кызлар һәм егетләр аерым укыганда уку-укыту процессы яхшырак нәтиҗә бирә икән.Тестлардан күренгәнчә, ир балалар кызларга караганда күбрәк тә, акыллырак та булып чыккан. Ә сайлап алу бәйгесенә килгәндә, ул өч этапта үткәрелгән. Башта лицейга укырга керергә теләүчеләр КФУ сайтында махсус тест узганнар. Анда 11 меңнән артык бала катнашкан. Аннары исә, лицей укытучылары төрле районнар, шәһәрләр буйлап йөреп, математика, логика һәм бер сайланма предмет буенча тест үткәргәннәр. Иң яхшы дип табылганнарны исә, Казанга чакырганнар. Өченче этап лицейда узган. Укучылар 3 көн буе шушында яшәп, ашап, дәресләргә йөреп үзләрен күрсәткәннәр. «Нәтиҗәдә, без Татарстан һәм бөтен Россиядән «иң-иң» дип табылган укучыларны сайлап алдык. Берничә елдан аларны кыйммәтле абитуриентлар итеп тәрбияләп чыгарачакбыз», дип ышандырды лицей директоры Ирек Фәтхетдинов.
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
«Intertat. Ru» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
декабрь, 2025 ел
Татарстанлылар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2026 елга өстенлекле юнәлешләр сайлады
Татарстанлылар Мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе елда беренче чиратта нәрсәләрне эшләргә тиешлеген билгеләде.
18
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләделәр
Татарстанда 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында 36 мәктәпкә һәм 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
17
декабрь, 2025 ел
Бөгелмәдә «Физик-математик алгарыш» проектының иң яхшы практикалары турында фикер алыштылар
16 декабрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Бөгелмә районына визиты булды.
НДПУ магистры Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында елның иң яхшы яшь укытучысы дип танылды
Педагогика һәм психология факультеты Анастасия Гайфетдинова ТР Һөнәри белем бирү оешмалары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” республика конкурсында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз