Беренче сентябрьгә Казанда 38 яңа мәктәп рестораны барлыкка киләчәк

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Яңа уку елы башына Казанда 38 яңа мәктәп рестораны ачылачак. Аларның 36сы - мәктәп ашханәләре, бу җәйдә капиталь ремонт үткәрелә торган ашханәләр, аларга яңа технологик кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба, ашханә приборлары һәм соңгы елларда шәһәрдә барлыкка килгән «мәктәп рестораны» форматына туры китереп, персонал өчен махсус кием сатып алына. Шулай ук шәһәрнең «Весна» торак комплексы микрорайонында һәм Гәрәев урамында яңа ике ресторан ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International