WorldSkills Kazan 2019 рәсми мобиль кушымтасын App Store һәм Google Play түләүсез йөкләп алу мөмкинлеге бар. Кушымта ике тел версиясенә ия: инглиз һәм рус.
Кушымтада WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына килүчеләр өчен актуаль мәгълүмат урнаштырылган: компетенцияләр, күргәзмә стендлары һәм сервислары урнашу картасы, чемпионат көннәрендә чаралар һәм активлык расписаниесе. Анда «Казан Экспо» га бушлай билетлар рәсмиләштерергә, ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар сатып алырга мөмкин.