Татарстанда илкүләм проект буенча 300 авыл мәктәбендә "Информатика”," ОБЖ” һәм “Технология " фәннәре буенча матди-техник база яңартылачак. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
“Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәбе" төбәк проекты кысаларында быел 97 авыл мәктәбенең матди-техник базасын яңарту планлаштырыла", - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министры. «2020-2022 елларда авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 203 мәктәптә матди-техник база яңартылачак. Ягъни авыл торак пунктларының 300 мәктәбе информатика, тормыш иминлеге нигезләре һәм технологияләр классларына өстәмә җиһазлар алачак», - дип өстәде ул.