Казан лицее укучысы Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында җиңде

2019 елның 17 августы, шимбә

Казан IT-лицее укучысы Анна Седова XVIII Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Ярышлар 2019 елның 10-15 август көннәрендә Кытайның Ухань шәһәрендә узды. Ике тур эчендә укучылар Халыкара математика олимпиадасы дәрәҗәсенең 8 мәсьәләсен хәл иттеләр.

Анна Седовадан тыш, Россия җыелма командасы составында «алтын» ны Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова көмеш медаль яулады. Команда белән МФТИның дискрет математика кафедрасы ассистенты Михаил Григорьев җитәкчелек итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International