«Мәгариф» милли проекты кысаларында Алабуга мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенә яңа җиһазлар кайтарыла башлады. Нигездә, бу-укучыларның сөйләмен һәм логик фикерләвен үстерү өчен мәктәп җиһазы.
Мәктәптә җиһазларның бер өлешен урнаштырганнар инде. Мәсәлән, алар арасында EduQuest системасы. "EduQuest - ул белем бирү системасы, ул балаларның барлык психофизик һәм башка мөмкинлекләрен үстерү өчен эшләнгән. Ул үз эченә 10 модельне ала. Бу китаплар, дидактик кулланмалар һәм болар барысы да аз ишетүче бала дөньясын кызыклы танып-белүгә һәм аның төрле яклап үсешенә юнәлтелгән”, — дип билгеләп үтте сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәпнең укытучы-дефектологы Наталья Селиванова.