WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасында Владимир Путин

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Кичә Россия Президенты Владимир Путин һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатының ябылу тантанасында чыгыш ясады.

Чара "Казан Арена" стадионында узды.

«WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйм. Барлык катнашучыларга рәхмәт, сез искиткеч техника һәм күнекмәләр күрсәттегез, чыннан да, виртуоз сәнгать дәрәҗәсендә», - диде Владимир Путин, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Владимир Путин искәрткәнчә, биредә, Казанда, беренче тапкыр һөнәри осталыкта мәктәп укучылары ярышты, киләчәк компетенцияләре буенча ярышлар да зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International