Иннополиста яңа мәктәп бинасы ачылды. 260 укучы әти-әниләре белән бергә килгән тантаналы линейкадан соң, катнашучылар яңа белем бирү объектының сыйфатын бәяли алдылар.
"Иннополис мәктәбе" хәзер гомуми мәйданы 7168,2 кв.метр булган заманча өч катлы бинада урнашкан. Уку йорты 462 укучыга исәпләнгән.