Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясалды. Хәйрия проекты ярдәмендә йөзләгән бала укуга керешү өчен кирәкле булганның барысын да ала алды.
Узган җәйдә Түбән Камада 300 гә якын бала, шул исәптән 128 беренче сыйныф укучысы ярдәм алды. Бүләкләрне җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, оешмалар һәм битараф булмаган гражданнар тапшырды. Һәр җыелма уку вакытында иң кирәкле әйберләрдән тора: көндәлекләр, ручкалар, дәфтәрләр, буяулар, фломастерлар.