Бүген Татарстанда ике яңа балалар бакчасы ачылачак. Әйтик, Азнакай шәһәрендә тантана «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән 21-нче номерлы «Сандугач» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә узачак. Яңа объектның гомуми мәйданы 3372,96 кв.метр тәшкил итә. Бинаның беренче катында алты ясле төркеме, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, логопед һәм табиб кабинетлары урнашкан. Икенче катта алты төркем, сенсор бүлмәсе, физкультура һәм музыка заллары, татар теле кабинеты урнашкан.