Оренбургта тантаналы рәвештә “Идел буе аҗаганнары” VII округ финалы ачылды

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрьдә Оренбург Президент кадетлар училищесы плацында «Идел буе аҗаганы-2019» хәрби – спорт уенының VII округ финалын ачу тантанасы узды. 10 - 14 сентябрьдә «Самородово» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында узачак финал ярышларында катнашу өчен, Идел буе федераль округының 14 командасы составында 200 яшь армияче килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International