Бу көздә агрокласслар Татарстанның Балтач районының тугыз гомуми белем бирү мәктәбендә ачылды. Балаларны әзерләү агротехнологик, техник, экономик һәм урман-техник профильләре буенча алып барыла. Әлеге проект авыл хуҗалыгы тармагында яшь белгечләр җитмәү проблемасын хәл итәргә тиеш.
Агросәнәгать комплексы өлкәсендә квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе Татарстан Хөкүмәте контролендә тора. 2018 ел ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү һәм авылда белгечләр җитмәүгә бәйле вәзгыятьне анализлау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, югары уку йортлары һәм аграр университет вәкилләре катнашында эшче төркем булдырырга кушты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, яшь белгечләрнең авылга кайтырга мотивациясе булырга тиеш.
"Лаеклы хезмәт хакы булмаса, дәүләт ярдәме булмаса, берни дә булмаячак, — диде ул. - Бу бик мөһим. Терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген өйрәнергә кирәк. Социаль пакет, яшь белгечләргә торак кирәк. Гомумән алганда, монда комплекслы ярдәм кирәк. Агрономнар булмаса, ветеринария табиблары булмаса, авылда ничек эшләргә? Без авылда 15 мең сумга белгечләр калмаячагын аңларга тиеш".
Моннан тыш, ТР Президенты сүзләренчә, район башлыкларына шәһәрдән авылга беркемнең дә эшкә бармаячагын аңларга кирәк, районнардан килгән егетләрнең өйрәнеп, туган якларына әйләнеп кайтуларын аңларга кирәк.