Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ата-аналарга балаларны каникулда караучысыз калдырмаска куша

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кечкенә баланы су объектлары, автотрасса яки урманда өлкәннәр күзәтчелегеннән башка калдырып, ата-аналар аның тормышын куркыныч астына куя, дип кисәтә. Олылар күзәтчелегеннән башка су янында балалар уеннары, бигрәк тә биек ярларда яки беренче бозда -  куркыныч!

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә температураның кискен төшүе көтелә. Бу, бәлки, боз кату барлыкка килүгә китерер, бигрәк тә  эчке сулыкларда - вак күлләрдә һәм буаларда, елга култыкларында. Көннәрнең суытуы мәктәп каникуллары вакытында булыр дип көтелә. Бу вакытта ата-аналарга балалар артыннан контрольне көчәйтергә һәм балаларның су янында уйнау омтылышларына юл куймаска кирәк, дип искәртә коткаручылар.

Исегезгә төшерәбез, балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү фактын билгеләгәндә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре идарәсе бүлекчәләре вәкилләре балаларның ата-аналарын РФ КоАП 5.35 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарта ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International