Россия шәһәрләре арасында Санкт-Петербургта яшәүчеләр инглиз телен иң яхшы белә. Ә менә төбәкләр арасында Чиләбе өлкәсе лидерлыкка чыкты. Гомумән алганда, Россия инглиз телен белү буенча дөнья рейтингында 100 урынның 48ендә. EF Education First тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый мәгълүмат бирә. Тикшерүдә йөз илдән 2,3 миллион респондент катнашкан. Аларга тел лексикасы һәм грамматикасы буенча стандарт халыкара тест тәкъдим ителгән.
Шәһәрләрдән иң яхшы нәтиҗәләр Санкт-Петербург (уртача тест балы - 54,94), Мәскәү (53,86), Екатеринбург (52,47), Владивосток (52,21) һәм Казан (50,44).