Казанда рус теле һәм әдәбияты укытучылары Форумы узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

2019 елның 15 ноябрендә Казан шәһәре Совет районының 93-нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге астында «рус теле», «ана теле буларак рус теле», «рус әдәбияты» фәннәре буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм укытучылары Форумы узды. Форум эшендә 250дән артык укытучы, мәктәп директорлары һәм район методик берләшмәләре җитәкчеләре, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары, укыту әдәбияты буенча әйдәп баручы нәшрият методистлары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International