Чистай районында мәгарифтә инновацион технологияләр һәм цифрлы чишелешләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

21 ноябрьдә Чистай районының Каргалы гимназиясендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләре - мәктәп  директорлары өчен республикакүләм семинар – киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләре -  директорлары, укытучылар һәм мәгариф өлкәсендә башка белгечләр катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар инновацион технологияләр һәм мәктәптә белем бирү процессында цифрлы чишелешләрне куллану мәсьәләләре турында фикер алышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International