Казан радиомеханика көллияте "Һөнәри белем бирү оешмалары матди-техник базасының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме" чарасы, "Яшь профессионаллар" федераль проекты ("Һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру") кысаларында юридик затларга субсидияләр рәвешендә 2020 елда федераль бюджеттан грантлар бирү өчен үткәрелгән сайлап алу конкурсында җиңде.
"Мәгариф" милли проекты грантына көллияттә компетенцияләрнең өстенлекле төркемнәре буенча 5 югары технологияле остаханә җиһазландырылачак: "Универсаль станокларда эшләр", "ЧПУ станокларында токарь эшләре", "Метрология КИП", "CAD инженерлык дизайны", "Электроника".
Конкурска Россия Федерациясе төбәкләреннән барлыгы 786 гариза килгән, шуларның 503е кабул ителгән, ә араларыннан 160 Россия Федерациясе һөнәри белем бирү оешмасы грант откан. Әлеге исемлектә Татарстанның алты техникумы һәм көллияте дә бар.
215,655 млн сум күләмендә грант акчалары учреждениеләрнең матди-техник базасын камилләштерүгә юнәлдереләчәк:
Казан радиомеханика көллияте - 47,6 млн сум;
Әлмәт политехника техникумы - 47,0 млн сум;
Алабуга политехника көллияте - 43,0 млн сум;
Лениногорск нефть техникумы - 37,050 млн сум;
Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте - 28,9 млн сум;
Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте - 12,105 млн сум.