2019/2020 уку елында Россия югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча якынча 390 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. 2019 елда абитуриентлар кая укырга кергән? Нинди юнәлешләр буенча аншлаг булган?
Илебез югары уку йортларына иң күп санда гаризалар быел медицина, икътисадый белгечлекләргә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм халыкара мөнәсәбәтләр белән бәйле белгечлекләргә бирелде, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән "Россиянең киләчәге. Милли проектлар" порталы. Монда конкурс буенча бер урынга 14 кеше туры килә.