Татарстанда чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләрен һәм әдәбиятын иң яхшы белүчеләрне билгеләделәр

2019 елның 27 декабре, җомга

23-25 декабрь көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” комплексы базасында укучыларның туган (чуваш, удмурт, мари, мордва) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
Чуаш теле һәм әдәбияты буенча Алексеевск, Аксубай, Буа, Чүпрәле, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары, мари теле һәм әдәбияты буенча - Актаныш, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим районнары укучылары җиңүче булды. Удмурт теле һәм әдәбияты буенча Әгерҗе, Балтач, Кукмара районнары укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Мордва теленнән җиңүчеләрне һәм призерларны Бөгелмә һәм Тәтеш районнары укытучылары әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International