Россия юстиция министрлыгы 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниесен раслаучы Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең уртак боерыкларын теркәде.
2020 елда БДИ гадәттәгечә өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр). 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИ шулай ук өч этапта узачак: вакытыннан алда (21 апрельдән 16 майга кадәр), төп (22 майдан 30 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр).
11 сыйныф укучыларыннан Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гаризалар 2020 елның 1 февраленә кадәр, 9 сыйныф укучыларыннан 2020 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.