19-21нче гыйнварда астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстанның 13 муниципаль районы, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре мәктәпләреннән 93 укучы катнашты.
Астрономия буенча олимпиадада 7 укучы җиңүче дип табылды:
- Михаил Белосков, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты 7 нче сыйныф укучысы;
- Марат Вәлиев, КФУ IT-лицееның 8 нче сыйныф укучысы;
- Йосыф Шәрипов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты 9 нчы сыйныф укучысы;
- Сергей Михайлов, КФУ IT-лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;
- Георгий Поморцев, КНИТУ-КАИ Инженерлык лицей-интернаты 10 нчы сыйныф укучысы ;
- Элина Низамова, КФУ IT-лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;
- Кирилл Богомолов, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты 11 нче сыйныф укучысы.