Казан милли тикшеренү технология университетында WorldSkills буенча күнекмәләр өчен мәйданчык ачыла

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казан милли тикшеренү технология университетының  химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар лицей-интернатында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills) хәрәкәтенең күнекмәләр өчен мәйданчыгы эшли башлаячак. Кирәкле җиһазларны китерү башланды инде, дип хәбәр итте  Казан милли тикшеренү технология университетында WorldSkills буенча башкарма директоры Светлана Матвеева.

- Безнең лицей базасында «Лаборатор химик анализ (юниорлар)» компетенциясе буенча күнекмәләр өчен мәйданчык эшләячәк, - ди С. Е. Матвеева. Биредә WorldSkills буенча Татарстан Республикасы җыелма командасында катнашучылар ярышларга әзерләнәчәк, шул исәптән - 2020 елның май аенда Кемерово өлкәсендә узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) VII милли чемпионатының финалына да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International