Казанның Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда 30-нчы гыйнварда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Ватаным - Татарстан» шәһәр конкурсы узачак.
Конкурста мәктәп укучылары ике яшь төркемендә катнашачак: 6-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары. Туган якны өйрәнүче яшьләр, капитанны да кертеп, 7 кешедән торган командалар составында ярышачаклар.
Финалга район этапларында җиңүче командалар чыгачак. Ул уен формасында узачак, катнашучылар түбәндәге темалар буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр: «Казан архитектурасы», «Казан – башкала», «Минем кече Ватаным Герое һәм хезмәтчәне», «Казанның Мактаулы кунаклары».
«Ватаным – Татарстан» конкурсы мәктәп укучыларының игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итүгә, аларның туган як тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендәге белемнәрен киңәйтүгә, патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.