Казанда «100//йөзләр» балалар иҗаты конкурсы узачак

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

1-нче февральдән Казанда «100//йөзләр» балалар иҗаты конкурсы старт ала. Анда музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләре, шулай ук сәнгать мәктәпләре укучылары катнашачак.

Конкурс сәнгатьнең 20 төрле юнәлеше буенча узачак. Катнашучылар «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Җиңүнең 75 еллыгы» темаларына иҗади номерлар күрсәтәчәкләр. Финалистлар гала-концертта чыгыш ясаячак.

Узган ел конкурста Татарстанның төрле почмакларыннан 1300-дән артык бала катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International