Татарстанда математика буенча «Олимпка юл» олимпиадасында җиңүчеләрне атадылар

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20-22 гыйнварда математика буенча мәктәп укучыларының «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстанның 40 районыннан 217 мәктәп укучысы катнашты.
10 районнан 11 укучы олимпиадада җиңүче дип табылды:
- Рифат Вәлиуллин, Лениногорск шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
- Гадел Гиниятуллин, Биектау районының Шапшино урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
- Рафис Сәфәров, Апас районының И.Н. Насыйбуллин исемендәге Чирмешән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
- Гөлия Сафина, Чистай районының Чуаш Ялтаны урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;
- Виталий Евдокимов, Балтач районы О.Н.Исаев исемендәге Урта Кушкет урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;
- Илья Колсанов, Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы;

- Динара Шәйдуллина, Баулы районының аерым предметларын тирәнтен өйрәтүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
- Ильяс Маханов, Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;
- Сиринә Вахитова, Саба районының сәләтле балалары өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомумбелем бирү интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
- Александр Козлов, Зәйнең 2 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
- Инсаф Фәйзрахманов, Кукмара районының Ядыгәр авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International