Арча районында милли мәгариф буенча семинар – киңәшмә узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 22 гыйнварында  Арча муниципаль районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Арча районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасына зона семинар – киңәшмәсе узды.

Семинарда Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Лаеш, Питрәч, Теләче районнары мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары  Арча муниципаль районы мәктәпләрендә узды.

Семинар – киңәшмәнең пленар утырышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия  Әхмәтҗанова, ТР  Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе  Гыйзатуллина, ТР Фәннәр Академиясенең  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова  чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International