Россия студентлар көнен “XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә билгеләп узачаклар

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 гыйнварында филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында тантаналы рәвештә «XXI гасырда әдәбият белеме  һәм эстетика («Татьянин день» XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә уздырыла.

2020 елда конференциядә Мәскәү, Ульяновск, Ижевск, Лагань, Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Актаныш, Буа, Лаеш, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, шулай ук Апас, Арча, Чүпрәле, Лаеш, Тәтеш, Менделеевск, Әгерҗе, Кукмара районнарының авыл мәктәпләре укучылары, студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм укытучылары катнашачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, конференциядә катнашучыларның саны һәм географиясе ел саен киңәя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International