7-8 февральдә Түбән Камада 27 нче мәктәп базасында “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының зона туры узды.
Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Сарман районнарыннан килгән укытучылар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте. Биредә алар заманча технологияләрне, укыту методикаларын, ФГОС таләпләрен эш барышында исәпкә алып һәм куллана белүләрен күрсәттеләр.
Зона туры финалистлары конкурсның төбәк этабында катнашачак.