Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесенә 1 сентябрьдән өстәмә акча түли башлаячаклар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Хезмәт хакына 5 мең сум күләмендәге өстәмә акчаны 1 сентябрьдән Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесе алачак.

Федераль өстәмәләрне исәпкә алып, шәһәр мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләренә аена – 8 мең, авылдагыларга исә 6,5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк.

Бүгенге көндә Татарстанда шәһәр мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре республика бюджетыннан өстәмә акча ала инде. Аның күләме аена – 3 мең, авылда исә, сыйныфтагы балалар санына карап, 1,5 мең сум тирәсе тәшкил итә. Сыйныф җитәкчеләренә югарыда санап үтелгән түләүләрнең барысы да сакланачак.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында киләсе уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акча түли башлау бурычын куйган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International