Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү тәртибе үзгәрә

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү тәртибе янәдән үзгәрәчәк.  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган документта күрсәтелгәнчә, дәреслекләргә экспертиза ясау хәзер дәүләт процедурасы булачак. 

Башлангыч һәм урта төп мәктәпнең укыту программалары кысаларында кулланырга яраклы дәреслекләр исемлеген булдыру тәртибе турындага боерыкны федераль министрлык әзерләде. Документта  дәреслекләрне тикшерү процедурасына үзгәрешләр кертү каралган. Мисал өчен, экспертлар составы ачык һәм билгеле булачак. Өстәвенә, дәреслекне мәктәптә куллануга тәкъдим иткән экспертларның фамилияләре әлеге китапның тышлыгында язылачак.

Моңа кадәр нәшрият үзе чыгарган китапка үзе үк эксперт табып, тикшертергә тиеш була иде.  Хәзер экспертизаны РФнең Мәгариф министрлыгы оештырачак.

Федералъ исемлектәге дәресләргә 49 пунктан торган таләпләр бар. Алар дәреслекнең эчтәлеге, бизәлеше, бәяләнүенә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International