Мәгариф министрлыгының Россиядә уллыкка алу буенча мәгълүматлар тупланган бөтенроссия мәгълүмат порталы эшли башлады. Биредә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар анкеталары, опека һәм попечительлек органнары, мәгълүматлар банкының төбәк һәм федераль операторлары турында белешмәләр урын алачак.