6 февральдә Казанда башлангыч сыйныф укытучыларын дислексияне һәм дислекграфияне җиңүнең психологик-педагогик технологияләре белән таныштыруга юнәлдерелгән “Дислексия һәм дисграфия: сәбәп, форма, күренешләр һәм коррекция методлары” дип аталган беренче фәнни-методик семинар узды. Галимнәр һәм практик педагоглар фикеренчә, дислексия һәм дисграфия мәктәптә уңышка ирешә алмауның төп сәбәпләренең берсе.
2020 ел дәвамында Казан шәһәре мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары өчен айлык семинарлар (250 кешелек 7 семинар) үткәрү планлаштырыла.
Соңгы елларда башлангыч мәктәптә белем алуда төрле кыенлыклары булган балалар саны шактый артты. Бу уку күнекмәсен үзләштерү дә, әкрен язу да, орфография кагыйдәләрен белмәү дә, һәм башка бик күп нәрсәләр. Язу (дислекграфияне) һәм уку (дислексияне) бозылу проблемасы - мәктәптә белем алуда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.