13 февральдә 13 сәгатьтә Мәгариф министрлыгы ярдәмендә кинематография өлкәсендәге һөнәрләр турында Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Ачык дәресне "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә "ПроеКТОриЯ" группаларында, "ПроеКТОриЯ" порталында һәм мәгариф оешмаларының шәхси кабинетлары аша туры эфирда карарга мөмкин.