10 февральдә Буа шәһәрендә 2019-2020 нче уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Зона этабында Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч һәм Апас районнарының муниципаль турларында җиңүчеләр - 6 конкурсант катнашты.
Әлеге конкурсның максаты: туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталык белән бүлешү.