8-10 февральдә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телле татар мәктәпләре укучылары өчен туган (татар) теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республика мәктәпләреннән 4-11 сыйныф укучылары катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Кукмара, Арча, Биектау, Югары Ослан районнары, Казан шәһәренең Совет һәм Вахитов, Идел буе районнары укучылары җиңүче дип табылды.