11 февральдә Тәтеш районының “Әкият” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе-2020” мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Апас муниципаль районнарыннан 10 конкурсант катнашты. Тәрбиячеләр жюри әгъзаларына эш һәм балалар белән шөгыльләнү тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Зона этабында республиканың мәктәпкәчә мәгариф оешмаларыннан 105 укытучы катнаша, алар арасыннан 20 финалист билгеләнәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы Казанда 16-20 мартта узачак.