Алабуга шәһәрендә Татарстанда полилингваль комплекс төзү программасы буенча 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше дәвам итә.
Төзелеш барышы турында Алабуга районы башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Рөстәм Латыйпов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп учреждениесен быел июль аенда файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта объектта Казаннан «Ак Таш» ҖЧҖ төзелеш компаниясе эшли.
Яңа мәктәп үз ишекләрен 2020 елның 1 сентябрендә ачачак.