Биләр мәктәбендә «Халыклар дуслыгында - Россия бердәмлеге!» девизы астында милли мәдәният кичәсе узды. Әлеге чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.
Сыйныф коллективлары рус, татар, чуаш, мордва, азәрбайҗан, украин, чегән гаиләләрен тәкъдим итте, милли мәдәният - традицияләр, гореф-гадәтләр, халык бәйрәмнәре һәм иҗат турында сөйләделәр.