КФУда республика мәгариф учреждениеләре психологлары өчен семинар узачак

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

13 февральдә Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында психологлар өчен семинар узачак. Ул республика шәһәрләре һәм авыллары мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 150дән артык психологны берләштерәчәк. Семинарны КФУның Психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы оештыра. Гамәли психологлар "Мәгариф психологиясе үсешенең заманча тенденцияләре" проблемасы турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International