12 - 13 февральдә Мәскәүдә Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты базасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын үстерү буенча семинар узды.
Семинар төбәкләргә мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелде.
Чарада катнашучылар мәгариф оешмалары җитәкчеләренең нәтиҗәлелеген мониторинглау системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән идарә механизмнарына, педагогларның квалификациясен күтәрү мониторингы системасына, методик эшкә, профориентация системасына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Семинарда Татарстан Республикасында мәгариф сыйфатын күтәрүдә методик хезмәтнең роле турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова чыгыш ясады.