Россия мәгариф министрлыгы 1-4 сыйныфларда кайнар ризык белән туклануга субсидияләр исәпләү тәртибен билгеләде

2020 елның 14 феврале, җомга

Россия Мәгариф министрлыгы Хөкүмәтнең 1-4 нче сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итәргә субсидияләр бирү турындагы карары проектын әзерләде.

РФ Президенты Владимир Путин ил парламентына еллык Юлламасында 2020 елның 1 сентябреннән башлап, техник мөмкинлек булган мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештырырга кушты. Башка мәктәпләрдә мондый туклану 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча оештырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International