«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы 2009 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
Спартакиада 18 – 20нче февраль көннәрендә узачак. Быел чара Ватанны саклаучылар көненә генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак.
Спартакиадада Татарстанның 15 дәүләт кадет гомуми белем бирү оешмаларыннан 150 бала катнашачак.