19 февральдә Лаеш район мәдәният йортында «Искиткеч вожатый - 2020» отряд вожатыйлары конкурсының финалы узачак.
Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Татарстан варислары берлеге” республика иҗтимагый оешмасы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырыла.